Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Аякны көзән җыерса нишләргә

Соңгы вакытта төнлә аякларымны балтырдан көзән җыерганга уянып китәм - авыртуына чыдар хәл юк. Уып та, як-якка боргалап та карыйм, тиз генә үз хәленә кайтмый. Андый вакытта нишләргә? Чыннан да, аякларны көзән күбесенчә төнлә җыера. Кайвакыт спортзалда тренировка вакытында, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт, күтәрү-төшерүләр...

Соңгы вакытта төнлә аякларымны балтырдан көзән җыерганга уянып китәм - авыртуына чыдар хәл юк. Уып та, як-якка боргалап та карыйм, тиз генә үз хәленә кайтмый. Андый вакытта нишләргә?


Чыннан да, аякларны көзән күбесенчә төнлә җыера. Кайвакыт спортзалда тренировка вакытында, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт, күтәрү-төшерүләр дә сәбәпче булуы ихтимал.
Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый.

Күп вакытта көзән җыеруның сәбәбе авыр физик хезмәт, тренировкалар була. Дөрес тукланмау да сәбәпче булырга мөмкин, чөнки гадәттә организмга калий, магний, кальций җитешмәгәндә, аякларны көзән җыера. Әлеге элементлар кергән ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Су күп эчәргә кирәк. Организмга су җитмәү шулай ук көзән җыеруга сәбәпче. Атнага бер-ике тапкыр гына булса да күнегүләр ясасагыз, көзән җыеруның нәрсә икәнен дә онытырсыз.

Фәнзилә Гәрәева, Актаныш.

saby-rt, pixabay фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Хәния Фәрхи кызы Алсуның төшенә кергән

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18098

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Аякны көзән җыерса нишләргә