Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар да булырга мөмкин. Синоптиклар кисәтүенчә, боз явуы да ихтимал.
Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк һәм төньяк-көнбатыштан булачак. Яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез максималь температура +19дан +24 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев