4 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

4 июньгә һава торышы

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан 6-11 м/с тизлек белән, урыны белән 15-17 м/с тизлек белән булачак.

Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев