3 апрельгә һава торышы
Белеп торыгыз

3 апрельгә һава торышы

Бүген, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе фаразлана.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз яңгыр ява.

Төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с көчле җил исәчәк, көндез ул 15-17 м/с тизлек белән көчәячәк (ТР башкаласында – 15 м/с кадәр генә).

Салкынча төннән соң (2 дән 7 градуска кадәр нульдән югарырак) төбәк буенча һава көндез +7, +12 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +9, +11 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев