29 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

29 июньгә һава торышы

Бүген Татарстанда бераз яңгыр явачак. ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя.

Көндез максималь температура +17дән +22 градуска кадәр булачак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев