26 мартка һава торышы
Белеп торыгыз

26 мартка һава торышы

Бүген, 26 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге спекундына 3-8 метр тәшкил итә. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда көчле бозлавык саклана.

Көндез һава 6-11 градуска кадәр җылына (ТР башкаласында – +9...+11 градус).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев