25 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

25 июньгә һава торышы

25 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә явым–төшем көтелми, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы һәм боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә исә. Көндез урыны белән кыска вакытлы көчәю күзәтелә: секундына 15-20 метр тизлектә.

Төнлә температура +6...+11 °C, республиканың көнбатышында +14 ° C тәшкил итәчәк. Көндез +21... + 26 °C кадәр җылыначак.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев