24 мартка һава торышы
Белеп торыгыз

24 мартка һава торышы

Бүген, 24 мартта, Татарстанда элек антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми. Иртән томан булачак.

Көньяк-көнбатыштан 4 метрдан 9 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә -2, -7 (аязганда -10) градуслардан соң көндез Татарстан буенча һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +9, +11 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев