Татарстанда бүген арктик һава керү сәбәпле, түбән температура фоны сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Төбәкнең көнчыгышында җепшек кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә. Көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя (Казанда – 12 метрга кадәр).
Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык сакланырга мөмкин.
Төнлә -4 градуска кадәр салкын булганнан соң, көндез Татарстан буенча һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +9...+11 градуска кадәр).
Нет комментариев