Бүген, 22 августта, Татарстанда чираттагы атмосфера фронты аркасында шактый салкын һәм тотрыксыз һава торышы фаразлана.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар ява.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә булачак. Кайвакыт җил секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Салкынча төннән соң көндез һава +20...+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +20...+22 градуска кадәр генә).
Нет комментариев