Бүген, 22 апрельдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә.
Республика территориясендә болытлы һава саклана. Көннең икенче яртысында һәм кичен көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга җитә (Казанда – 17 метрга кадәр).
Җылы төннән соң тәүлекнең якты вакытында һава 23-28 градуска кадәр җылыначак (Татарстан башкаласында – 25-27 градуска кадәр).
Нет комментариев