21 ноябрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

21 ноябрьгә һава торышы

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, һава температурасы -2дән +2 градуска кадәр булачак.

Юлларның аерым урыннарында бозлавык булыр дип фаразлана, шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

чыганак


Нет комментариев