21 майга һава торышы
Белеп торыгыз

21 майга һава торышы

Бүген, 21 майда, Татарстанда салкынча антициклон килү сәбәпле температура фонының түбәнәюе көтелә.

 

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Кичәге көннән аермалы буларак, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә, көчәйгәндә аның тизлеге урыны белән 13 метрга (Казанда 12 метрга) кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы +15 градустан артмаса, көндез республикада термометрның терекөмеш баганасы +22..+27 градуска (ТР башкаласында +24..+26 градуска) кадәр күтәреләчәк.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев