2025 елга фаразлар ниләр вәгъдә итә?
Бик тиздән Яңа елга аяк басачакбыз. Мондый тылсымлы чорда, әлбәттә, күпләрнең киләчәкне беләсе килә. Фараз кылучылар күп бүген. Шуларның берсе белән танышыйк. Ләкин ышануның мотлак түгеллеген онытмыйк!
Серб Стефан Карульский монах булган һәм изге Афон тавында 40 ел яшәгән. Ул бүтәннәр өчен мөмкин булмаган мәгълүматларны белгән, диләр. Нәкъ менә ул Америкага “бөек бәла-каза» киләчәген алдан әйткән.
Карт сүзләренчә, АКШны су басачак, Европаны коточкыч социаль тетрәнүләр көтә. Әмма Русияне барлык бу бәлаләр читләтеп үтәчәк, һәлакәт тә кагылмаячак. Аны башка язмыш көтә — Америка континенты бата башлагач, миллионлаган акылдан язган кешеләр Русия киңлекләренә агылачак. «Америкалылар качачак, котылырга тырышачак, - дигән монах 40 ел элек. - Алар моңарчы кеше булмаган һәр почмакны биләячәк".
Карт сүзләренчә, Американы моңарчы күрелмәгән катастрофа көтә. Ул бу авыр вакытларда русиялеләргә үз йортларын калдырмаска, ә хуҗалык белән шөгыльләнүне дәвам итәргә киңәш итә. Күп кенә «чит кешеләр» дустанә булмаячак һәм буш шәхси йортларга кереп урнашырга теләячәк, русиялеләргә “чит кабилә” һөҗүменә каршы көрәштә берләшергә кирәк булачак. Бу каршылыкның нәтиҗәсе яңа «канлы бәрелеш» булачак, аннан Русия чираттагы тапкыр җиңүче булып чыгачак.
"Кире кайтмау ноктасы" дип монах нәкъ менә 2025 елны атаган булган. Ул вакытка инде үзгәрешләрнең кире кайтарылмаслык икәнлеге һәм аларның бөтен дөньяга кагылачагы һәркемгә ачык булачак, дип аңлаткан ул. Көнчеллек һәм матди байлыкка омтылу Американы сәяси һәм икътисади көрчеккә китерәчәк. Дөньяда барган үзгәрешләр кире кайтарылмаслык булачак. АКШка һәм Европага яңа, көчле Русия белән исәпләшергә туры киләчәк.
Аның башка фаразлары да кызыксыну уята – Русиядән башланырга тиешле кешелекнең «бөек яңаруы» турында. Аның сүзләренчә, бу «ил өчен бөек шатлык» булачак.
"Таҗ кайтачак. Патша барысын да үзенең плащы белән каплар. Бөек гаиләләр, ызгыш-талашны бетереп, Бөек хаким кулы астында берләшәчәк, - дип ышандыра карт. - Патша йөзләрчә еллар тынычлык һәм чәчәк атуны бөтен дөньяга тәэмин итәчәк. Ләкин башта бу халыкны коточкыч вакыйгалар көтә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев