Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 2016 елда безне ни көтә?

    2015 ел ахырында дөньяда куркыныч, авыр хәлләр еш булгач, күпләр: "2016 елда ни булыр икән? Хәвеф-хәтәрләр иске елда калсын иде", - дип борчыла. Алдагысын Ходайга тапшырсак та, киләчәктә ни буласын беләсе килә бит! Астрологлар да 2016 елга фаразларын әзерләп куйган, ә иң куандырганы шул: барысы да бертавыштан Россиядә сугыш булмаячак...

    2015 ел ахырында дөньяда куркыныч, авыр хәлләр еш булгач, күпләр: "2016 елда ни булыр икән? Хәвеф-хәтәрләр иске елда калсын иде", - дип борчыла. Алдагысын Ходайга тапшырсак та, киләчәктә ни буласын беләсе килә бит! Астрологлар да 2016 елга фаразларын әзерләп куйган, ә иң куандырганы шул: барысы да бертавыштан Россиядә сугыш булмаячак ди!

    Гыйнвар, февраль. Дөньякүләм бәхәсләр дәвам итә. Яңа ел бәйрәмнәрендә күңелсез яңалыклар булырга мөмкин. Әмма гыйнвар ае чагыштырмача тыныч узачак. Февраль аенда исә Россиядә истәлекле матур вакыйгалар көтелә! Сәясәт өлкәсендә бәхәсләр куерса да, аларның зыяны булмаячак. Аның каравы февральдә Россиянең чәчәк атуына, икътисади үсешенә фундамент салыначак. Шулай да икътисади хәл тотрыклы булырга ошамаган.
    Март, апрель. 2016 елның язында табигый катаклизмнар, хаос, тынгысызлык, чуалыш, массакүләм тәртипсезлекләр булырга мөмкин. Дөньяда сәясәтчеләр дә йөгәнли алмаслык котылгысыз вакыйгалар көтелә. Астрологлар фикеренчә, боларның барысы да март аенда булачак. Шулай ук мартта ай һәм кояш тотылуы күзәтеләчәк. Киеренке март аен шулай ук билгесезлек чорына әвереләчәк апрель ае алыштыра.
    Май. Асторологлар фикеренчә, май ае тыныч булачак. Зур афәтләр, югалту-кайгылар булмаячак.
    Июнь. Ай башында кризис көтелә. Шуңа күрә бу чорда ерак юлга, сәяхәткә чыгарга, мөһим эшләр башкарырга киңәш ителми. Ай уртасында хәл уңай якка үзгәрсә дә, июнь ахырында янә катлауланачак. Тик бу ай кемгәдер зур уңышлары өчен көтелмәгән бүләк алып киләчәк.
    Июль, август. Бу ике ай 2016 елның иң тыныч һәм уңышлы вакыты булачак. Ниһаять, ял алып, үзеңне гаиләңә, якын кешеләреңә багышларга мөмкин. Августта берникадәр бәхәсләр туса да, арты хәере булачак. Чаян, укчы, кыз һәм балык йолдызлыгы астында туучыларга уңышка ирешү өчен йоклап йөрмәскә, көндәшләреннән алда барырга киңәш ителә.
    Сентябрь. 1 сентябрьдә кояш тотылу күзәтеләчәк. Моңа охшаш күренеш 1980 елда, аннан соң 1998 елда булган. Ул вакытта Россиядә дефолт, икътисади кризис барды. Бу хәлләрнең кабатлану ихтималы да юк түгел. Ләкин кризисның корбаны Россия түгел, Америка, Азия илләре һәм Африка булачак. 16 сентябрьдә ай тотылачак. Ул аерым кешеләрнең язмышына йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә бу вакытта кредитлар алмаска, эре финанс операцияләр башкармаска киңәш ителә.
    Октябрь, ноябрь. Октябрь башында җиңеллек тоелачак. Киләчәккә матур планнар корырга, шәхси тормышны җайларга мөмкин. Ноябрь ае исә эшлекле ай булачак. Иҗади кешеләр чын мәгънәсендә сәләтләрен күрсәтә алачак. 24 ноябрь - могҗизалы көн! Кемдер мизгел эчендә хәерчегә әйләнсә, башка берәү үзен әкияттә сыман хис итәчәк.
    Декабрь. Ай тыныч узачак. Елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитә, киләсе 2017 елга планнар төзергә мөмкин булачак. Моның өчен иң кулай көн - 29 декабрь!
    Шуны истән чыгармагыз: болар барысы да асторологлар фаразы, елның ничек узуын, беренче чиратта, Ходай үзе билгели, ә икенчедән, бәхетегез - үз кулыгызда. 2016 ел барыгызга да уңышлар, матур мизгелләр алып килсен, хәвефләрдән Ходай сакласын!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: