20 майга һава торышы
Белеп торыгыз

20 майга һава торышы

20 майда Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 15-20 метр, көндез локаль рәвештә тизлеге секундына 23 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +14...+ 19 градуска кадәр җылыначак.

чыганак


Нет комментариев