Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

20 ел урманда яши...

Нәкъ 20 ел элек ир-егетнең гаиләсе коточкыч авариядә үлгән.

Бу хәл Новосибирск өлкәсендә булган. Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, урманда ирне аучылар тапкан. Ул урманчы өендә яшәгән.

Ирнең сүзләренә караганда, 20 ел элек аның хатыны һәм ике баласы коточкыч авариядә үлгән. Шуннан соң ир каты эчә башлаган. Арытаба урманчы булып эшләгән әтисе аны үз янына алып киткән. Җәен алар - урманда, ә кышын бер авыл йортында яшәгән.

11 ел элек әтисе үлеп киткән. Шул вакыттан башлап ир кышын да урмандагы йортта торган.

Журналистлар хәбәр итүенчә, аның бер туганы да калмаган. Күп еллар берүзе яшәү нәтиҗәсендә ул начар сөйләшә башлаган. Әлеге вакытта аның белән психологлар эшли. Дәвалану алганнан соң, ир-егет Новосибирскидагы фатирында яшәргә планлаштыра.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев