19 майга һава торышы
Белеп торыгыз

19 майга һава торышы

Бүген, 19 майда, Татарстанда көнбатыштан килгән циклон тәэсирендә һава шартлары начараячак.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, шул исәптән Казанда да. Республиканың көнбатышында урыны белән явым-төшем көчле булачак. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан җил тизлеге 6 метрдан 11 метрга кадәр җитәчәк. Кайбер урыннарда тизлеге 15-20 метрга кадәр артачак (ТР башкаласында-15-17 метрга кадәр).

Җылы төннән соң, тәүлекнең якты вакытында, Татарстанда температура +18...+23 градуска кадәр (Казанда – +20...+ 22 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев