Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре 10 мең сум күләмендә тагын бер түләү алачак

Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми, акча автомат рәвештә күчереләчәк.

Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча ала алачак. Гомумән алганда, ярдәм чарасы 28 млн балага кагылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

«Июнь аенда түләүләр алган кешеләргә икенче тапкыр акча автомат рәвештә күчереләчәк. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә кагыла», — диде ул.

Ниндидер сәбәп аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны гади һәм уңайлы формада: дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала.

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев