15 июльгә һава торышы
Белеп торыгыз

15 июльгә һава торышы

Бүген, 15 июльдә, Татарстанда элек урнашкан коры һәм уртача җылы һава торышы сакланачак.

Республикада алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Урыны-урыны белән (Казанда түгел) төнлә һәм иртән төшкән томан көндез таралачак.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилләренең көче секундына 3 метрдан 8 метрга кадәр җитәчәк, көндезге сәгатьләрдә аның көче урыны белән 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Тәүлекнең якты вакытында һава +24..+29 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +25..+27 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев