15 апрельгә һава торышы
Белеп торыгыз

15 апрельгә һава торышы

Бүген, 15 апрельдә, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем булу ихтималы аз.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы +3...-2 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында урыны белән -4 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез һава температурасы +12...+17 градуска кадәр җылыначак. Җил көньяк-көнбатыштан: төнлә секундына 4-9 метр тизлек белән, көндез секундына 6-11 метрга кадәр көчәячәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев