Бүген Татарстанда элек урнашкан салкын, дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак.
Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Юлларның аерым урыннарында бозлавык, урыны белән көчле бозлавык булуы ихтимал, көндез бераз яңгыр көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, секундына14 метрга кадәр көчәячәк.
Татарстанда салкын төннән соң (-1... -6 градус) иртән -1...+4 градус була. Көндез һава температурасы +1...+6 градуска кадәр җылыначак (Казанда - +4...+6 градуска кадәр).
Нет комментариев