13 апрельгә һава торышы
Белеп торыгыз

13 апрельгә һава торышы

Дүшәмбе, 13 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгырлар көтелә. Төнлә һәм иртән яшен булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, ә төнлә һәм иртән урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя.

Көндез һава +6...+11 градуска кадәр, көнчыгышта урыны белән +17 градуска кадәр җылыначак.

Казанда көндез иң югары температура +7...+9 градус булачак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев