Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

12 – 18 сентябрьгә йолдызнамә

Кучкар Сезне бик күп шатлыклы мизгелләр көтә, аларны күрергә һәм сизәргә генә кирәк. Атна башында сәламәтлеккә игътибар итегез. Атна ахырында сезне мәхәббәт мөнәсәбәтләре көтә. Әгәр дә моңа кадәр якын кешегез булмаган икән, аны табу мөмкинлеге биреләчәк.

Үгезбозау
Энергиягезне яшәгән урыныгызны төзекләндерү һәм бизәү эшенә сарыф итегез. Бу атна шулай ук гаилә бәйрәмнәре оештыру, кунаклар кабул итү өчен яхшы. Бу чорда якын туганнарыгыз, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашыр. 

Игезәкләр
Бу атнада кызыклы кешеләр белән күңелле аралашулар көтә. Дуслар белән элемтәләр активлаша, алар сезгә яңалыклар сөйләр. Моңа кадәр киеренке мөнәсәбәтләр булса, күршеләрегез белән дә татулаша алырсыз. Укучылар һәм студентлар өчен дә бу атна кызыклы үтәчәк. 

Кысла
Бу атнада сезнең матди хәлегезне яхшырту өчен бик яхшы мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Керемегез артыр. Бәлки сезгә эш хакы өстәрләр яки зур премия бирерләр. Бары тик акчаны кирәкле җиргә генә тотыгыз. Моннан тыш, бу атна күңелле сәфәрләр өчен менә дигән чор. 

Арыслан
Бу атнада үзегезнең сөйкемле булуыгыз белән каршы җенес вәкилләрен җәлеп итәчәксез. Образны үзгәртү өчен бик яхшы вакыт. Чәч стиле, макияж һәм киемегез үзгәрергә мөмкин. Аралаша белүегез белән дә кешеләрне тартачаксыз. Бу чор өйрәнү һәм шәхси үсеш өчен уңай булачак.

Кыз
Атна тыныч үтәчәк. Буш вакытыгыз булса, балык тотарга яки урманга гөмбә җыярга чыгарга була. Табигать сезгә энергия бирәчәк. Эзотерик фәннәргә, барлык тыелган, серле, мистик фәннәргә кызыксыну артачак. Сезне күптән борчыган нәрсә турында мәгълүмат таба алачаксыз. 

Үлчәү
Бу атнада иң кадерле теләкләрегезгә ирешә алырсыз. Моның өчен киләчәккә оптимизм белән карарга һәм тирә-юньдәге кешеләргә игелекле булырга, булышырга кирәк. Эшләгән яхшылыгыгыз кире әйләнеп кайтачак. Тормышыгызда дусларыгыз да артырга мөмкин. 

Чаян
Бу атнада сез нинди дә булса бүләккә, премиягә тәкъдим ителәчәксез. Карьера үсеше дә булырга мөмкин. Ялгыз чаяннар өчен романтик танышу мөмкинлеге туачак. Атна уртасында экзотик хайван сатып алырга, дуслар белән кинәт кенә очрашып, сәяхәткә чыгып китәргә мөмкинсез. 

Укчы
Бу атнада яңа көчләр белән яңа проектка алыначаксыз. Бу яңа тәҗрибәләр һәм озын туристик сәяхәтләр өчен менә дигән вакыт. Курорт романы да булырга мөмкин. Әгәр сез югары уку йорты студенты булсагыз, йолдызлар уку процессына активрак кушылырга киңәш итә.  

Кәҗәмөгез
Бу атнада бурычка акча биреп, кредитлар рәсмиләштереп була. Үҗәт, кыю булырга тырышыгыз. Кыенлыклар алдында югалып калмагыз. Барысы да яхшы тәмамланачак. Эш дип кенә янып йөрмәгез, киресенчә, ял итәргә, дуслар белән очрашырга вакыт калдырыгыз.  

Сукояр
Бу чорда йөрәгегез мәхәббәт хисе белән тулы булачак. Шәхси тормышыгызда гармония булу сезгә күңелсез хәлләрне җиңәргә ярдәм итәчәк. Проблемаларга чишелеш таба алачаксыз. Бу атна – тантаналы чараларда катнашу өчен уңайлы вакыт. Туйга чакырсалар – барыгыз.

Балыклар
Бу атнада сез барысын да тәртипкә китерергә һәм әйләнә-тирә мохитне төзекләндерергә теләрсез. Бу, беренче чиратта, өегезгә кагыла. Сез барысын да чистартырга алынырсыз. Бу процесстан эстетик һәм физик канәгатьлек табарсыз. Тирәгездә тәртип урнашса, тормышыгыз да җайланыр. 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев