1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә
Белеп торыгыз

1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә

Ял көннәрендә Казанда эссе һава торышы саклана.

Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Бүген һава температурасы +28-...+30 градус булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда шимбәдән якшәмбегә каршы төндә +14... +19 градус көтелә. 1 июльдә республикада һава температурасы +28...+33 градус булачак.

 

2 июльгә каршы төндә Татарстанда +16...+21 градус көтелә. Дүшәмбе көндез Татарстанда 31-36 градус җылы булуы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, диелгән хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

фото https://pixabay.com/

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Татарстанда һава торышы

Нет комментариев