Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

1 гыйнвардан хезмәт хаклары арта

Россия Финанс министры Антон Силуанов ноябрь ахырында белдергәнчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы киләсе елдан чама белән 8%ка арта.

“ЮриуС” юристы Артем Сизов аңлатып үткәнчә, бәяләр үсү сәбәпле кешеләрнең керемнәре кимемәсен өчен “индексация” дигән әйбер уйлап табылган. Хезмәт хакын инфляция күләменә арттыру дигән сүз бу. Хезмәт кодексында бюджет өлкәсендәге генә түгел, бәлки барлык эш бирүчеләргә хезмәт хакын индексацияләү бурычы күздә тотылган. Бу – мәҗбүри. Дөрес, ничек, нинди ысул белән икәне законда күрсәтелмәгән: Хезмәт кодексы нигезендә, шәхси компанияләр эчке документлары – күмәк килешү, локаль норматив-хокукый актлар нигезендә хезмәт хакын инфляциягә карап арттырырга тиеш. Җыеп кына әйткәндә, һәрбер компаниянең хезмәт хакларын кайчан һәм ничек арттыруны билгеләгән махсус документка ия булуы кирәк.

Хәер, компаниядә мондый документ булмаган очракта да хезмәткәрләргә борчылырга урын юк. Юрист әйткәнчә, эш бирүче хезмәткәрләренә эш хакын барыбер күтәрергә тиеш.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев