Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Зур “Дружба” яхшы кисә

Халык өйләрен утын ягып җылыта торган заманнарда мондый техника булсамы?! Гаҗәп бит, яңа трактор агачларны үзе кисеп, егып, бунап, размерга кисеп штабельгә салып бара. Механизаторы гына оста булсын. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Чирмешән урманчылары әнә шундый бүләккә ия булды. Белоруссиядә җитештерелгән тракторга урнаштырылган фин җиһазлы оригиналь техниканы Казанка янындагы урманда сынадылар....

Халык өйләрен утын ягып җылыта торган заманнарда мондый техника булсамы?! Гаҗәп бит, яңа трактор агачларны үзе кисеп, егып, бунап, размерга кисеп штабельгә салып бара. Механизаторы гына оста булсын.


Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Чирмешән урманчылары әнә шундый бүләккә ия булды. Белоруссиядә җитештерелгән тракторга урнаштырылган фин җиһазлы оригиналь техниканы Казанка янындагы урманда сынадылар. Әүвәл аларда Белоруссиядән үк килгән белгечләр үзләре эшләп күрсәтте. Трактор "куллары" агачны төптән кыстырып ала, кисә, аннан җайлы гына аудара. Ботакларны ватып, изеп узганнан соң агачны кирәкле размерда кисә. Мултьфильмнардагы роботлар сыман. Бәясе дә бар икән шул, ике техникадан торган комлекс (берсе кисә торган, икенчесе төйи, ташый торган манипуляторлы трактор) 30 миллион сумнар чамасы тора.

Мондый техникага теләсә кемне утырта алмыйсың. Кабинасы самолетныкыннан ким түгел. Мониторлар, джойстиклар, ниндидер кнопкалар."Иномарка"ларга тәҗрибәле, тәртипле тракторчыларны утыртканнар: Виктор Инякин - кисүче техникада, Алексей Кобылин манипуляторлы техникада.

-Быел мондый техниканы республиканың 10 урман хуҗалыгына бирделәр, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Шамилов. - Урман кисү иң авыр хезмәтләрнең берсе. Яңа техника кул хезмәтен җиңеләйтәчәк. Ул тәүлегенә 130-150 кубометр урман кисәргә сәләтле, ягъни безнең урман кисүче биш бригаданы алмаштыра ала. Әлегә көненә уртача 70 кубометр урман кисәбез. Бер өлешеннән үзебез такта ярдырабыз, бер өлешен Алабуга агач эшкәртү заводына озатабыз. Һәр көнне 1-2 машина китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Альберт Шамилов Кобылина урманчылар