“Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе  Яңа ел бәйрәмнәре белән котлый
Бәйрәмнәр

“Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе Яңа ел бәйрәмнәре белән котлый

“Сөлчә” җәмгыятендә эшләүчеләрне, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәм.

Киләсе елда чиксез бәхет-шатлыклар, уңышлар, нык саулык юлдаш булсын. Күңелсезлекләр, борчу-мәшәкатьләр – барысы да иске елда калсын иде. Кеше күңеле эчкерсез – ул Яңа ел кичендә могҗизалар, бүләкләр көтә. Барлык өметләрегез дә аклансын, сезне ел буена күтәренке кәеф, сәламәтлек, гаилә иминлеге озата барсын.

Хәмзә ХАМАТОВ, “Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев