Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ

Киләсе якшәмбе көнне илебездә Әниләр көне билгеләнәчәк. Бу матур һәм якты бәйрәм яңа буын гражданнарны тәрбияләүче, гаилә учагын саклаучы, иң кадерле кешебез - хатын-кызга хөрмәт бил-гесе. Ана мәхәббәте безне яхшылыкка гына этәрә, авырлыкларны кичерергә ярдәм итә, үз көчебезгә ышаныч тудыра. Без хатын-кыз - ана алдында баш иябез һәм йөрәкләребездә аңа...

Киләсе якшәмбе көнне илебездә Әниләр көне билгеләнәчәк. Бу матур һәм якты бәйрәм яңа буын гражданнарны тәрбияләүче, гаилә учагын саклаучы, иң кадерле кешебез - хатын-кызга хөрмәт бил-гесе.

Ана мәхәббәте безне яхшылыкка гына этәрә, авырлыкларны кичерергә ярдәм итә, үз көчебезгә ышаныч тудыра.

Без хатын-кыз - ана алдында баш иябез һәм йөрәкләребездә аңа карата рәхмәт хисе саклыйбыз.

Әниләребезнең бәйрәме һәрберебез өчен аларга шалтыратырга, туган йортыбызга кайтып килергә, мәхәббәте, кайгыртуы өчен рәхмәтебезне белдерергә менә дигән сәбәп.

Кадерле хатын-кызлар, әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлыклы көннәр, эшләрегездә уңышлар телим. Һәрвакыт бәхетле һәм сөелеп яшәгез!

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район башлыгы котлавы Бәйрәмнәр

2
X