Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

23 февральдә без Ватан мәнфәгатьләрен якларга һәрвакыт әзер торган чын ир-егетләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көнне кырыс армия хезмәтен үтеп кайтучыларны да, бүген кешеләрнең тыныч тормышын саклап, Россиягә намуслы хезмәт итүчеләрне дә котлыйбыз.

Бу бәйрәм буыннарның үзара бәйләнешен, данлы хәрби традицияләрнең күчә баруын гәүдәләндерә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының, кайнар нокталарда булып кайткан якташларыбызның каһарманлыгы белән хаклы рәвештә горурланабыз, армия сафларында бүген сугышчан бурычларын үтәүче егетләребезгә исән-имин туган өйләренә кайтуларын телибез.

Бу көн районыбызның һәм республикабызның чәчәк атуы хакына көчен, белемен кызганмаучы, имин киләчәгебез нигезен салучы, гаиләнең таянычы һәм өмете булган һәркемнең дә бәйрәме.

Ватанны саклаучылар көне белән, хөрмәтле чирмешәнлеләр! Барыгызга да нык сәламәтлек, рухи ныклык, уңышлар телим.

Җиребездә тынычлык һәм иминлек булсын!

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X