Муниципаль район башлыгы  Рамил Айбатовның  8 Март бәйрәме уңаеннан  котлавы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатовның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый – аны якты һәм җылы итә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торуын телим!

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев