Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Эшләтә дә, биетә дә

"Чирмешән-АГРО" механизаторлары Ренат Вәгыйзов һәм Сәгыйть Шәйхетдинов якын көннәрдә үк санаторийга китә алалар. Ял итү чыгымнарын алар эшли торган җәмгыять түлиячәк. "Чирмешәнагрохимсервис" һәм аның "Чирмешән-АГРО" хуҗалыгының Яңа ел алды җыелышында, үзәк ашханәнең зур залында оештырылган бәйрәмдә әлеге уңган комбайнчыларны-тракторчыларны шулай олыладылар. Гомумән, бу оешмада барысы да оста, универсаль белгечләр. 2012...

"Чирмешән-АГРО" механизаторлары Ренат Вәгыйзов һәм Сәгыйть Шәйхетдинов якын көннәрдә үк санаторийга китә алалар. Ял итү чыгымнарын алар эшли торган җәмгыять түлиячәк.


"Чирмешәнагрохимсервис" һәм аның "Чирмешән-АГРО" хуҗалыгының Яңа ел алды җыелышында, үзәк ашханәнең зур залында оештырылган бәйрәмдә әлеге уңган комбайнчыларны-тракторчыларны шулай олыладылар.

Гомумән, бу оешмада барысы да оста, универсаль белгечләр. 2012 ел йомгаклары буенча Фазыйл Галимов - машина йөртүчеләр арасында, Павел Николаев (ул инженер да) - комбайнчылардан, Иван Бокин - тракторчылардан, Ирек Назыйров - белгечләр арасында, Ольга Карпова бухгалтерлардан үз һөнәрләре буенча иң яхшылар дип табылып, Дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнделәр.

Ындыр табагы машинисты Рәхмәтулла Мостафин, баш инженер Нәкыйп Мөктәсимов, тракторчы Геннадий Николаевка җитәкчелекнең һәм "Татагрохим"ның бүләкләре тапшырылды.

Җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров аларга һәм башка күп уңганнарга рәхмәт сүзләрен кызганмады. Җитмеш кешенең җитмеш төрле холкы булса да, монда иң кирәк вакытта бер йодрыкка туплана, оеша, эшне кыска тота беләләр. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллинның үзәк ашханәдә узган әлеге мәҗлестә: "Сезне башкаларга үрнәк итеп куябыз, эшегезнең күркәм нәтиҗәләре бар",- дип мактау сүзләре әйтүе нигезсез түгел.

Быел "Чирмешәнагрохимсервис"ның известь карьерында башка еллардагыдан да күбрәк, 96 мең тонна известь оны җитештергәннәр, үзебездә кулланудан тыш, бу сыйфатлы продукцияне Нурлат, Аксубай, Әлмәт районнарына да озатканнар.

2012нче елда агрохимикларның кереме 25 миллион сумга җиткән. Бер елда уртача хезмәт хакын 10 мең 416 сумга, ягъни 2011дәгедән ике мең сумга күтәрә алганнар.

Паркка өр-яңа "Кировец" тракторы, автобус тибындагы УАЗ автомобиле кайткан.

"Чирмешән - АГРО" үсемлекчелек буенча районда тәҗрибә мәктәбенә әверелде дип була. Быел биредә шикәр чөгендереннән районда иң күбе - 17 мең 317 тонна уңыш җыйдылар, аны сатудан 28 миллион сум акчалы булдылар, шуның 6 миллион сумы - чиста табыш. Ашлык җыемы да елына күрә начар түгел. Орлык, фураж кирәк кадәр. Малларга алдагы җәйгә кадәр иркен тотарлык сенаж, силос, печән, салам хәстәрләгәннәр. Биредә дә эшкә түләү күрсәткече шактый югары, бер кешегә уртача 12 мең сум.

Продукция күп җитештерелгәч, киләчәккә карап эш йөрткәч, касса да буш түгел. Агымдагы ел буенча хезмәт хакы тулысынча түләнгән, кичә һәм бүген исәп-хисап ясалган. Мондый вакытларда җитәкчеләре Илшат Гозәеровка кызу эш чорындагы, элеккеге үпкәләре дә онытыла, гел аркадан гына кагып тора, һәркемнең җаена бара алмыйсың. "Ул таләпчән, коры булмаса, безнең хуҗалыклар да күптән таралып юкка чыгар иде. Эшләтә дә, биетә дә безнең хуҗа",- диделәр монда.

Әйе, бүген, эш бераз тынгач, үзәк ашханәдә аш-сулы өстәлләр артына утырып сыйлануы бик кызык. Игенчеләр һәм терлекчеләр рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уеннарда катнаштылар, араларны якынайттылар. Кызганыч, бәйрәм нәкъ кызган мәлдә генә бер өстәл яны бушап калды - сыер савучылар кичке савымга кузгалдылар. Аларга иркенләп ял итү сирәк эләгә шул. "Без моңа күнеккән инде, хакын түләгәч, эштән курыкмыйбыз",- диюләре җәмгыятьнең терлекчелек тармагында да уңай үзгәрешләрнең озак көттермәсенә өмет уята. Хуҗалык җитәкчесе сөтчелектә һәм итчелектә хәлне, күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга кирәк, диде. Ә моңа шартлар бар, былтыр һәм быел, миллионнарча сум акча тотып, Кече Чегодайдагы ферманы танымаслык итеп ремонтладылар. Чыгымнар кайчандыр капланырга, файда китерергә тиеш.

Кем белә, агымдагы ел азагында санаторийга юлламалар бәлки ферма уңганнарына бирелер.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чирмешәнагрохимсервис”