Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның котлавы

Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм кунаклар!

Сезне, барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлыйм.

Бу истәлекле көн күпмилләтле республикабызның традицияләренә хөрмәт, патриотизм, хезмәт сөючәнлек кыйммәтләре кадерле булган барлык татарстанлыларны берләштерә.

Безнең республика тотрыклылык, килешеп яшәү, иминлек һәм казанышлар үрнәге булып тора. Татарстанда хезмәт сөючән, кунакчыл, үз эшенә бирелгән һәм туган төбәген яратучы кешеләр яши. Республикабыз социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфрастуктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра.

Безнең Чирмешән районы да Татарстаныбыз белән бер ритмда яши һәм алга бара. Һәрберебез район үсеше, республикабызның чәчәк атуына үзеннән зур өлеш кертә. Районда яңа объектлар сафка баса, капиталь ремонт буенча байтак эшләр башкарыла. Туган ягыбызны һәм Татарстаныбызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән тырыш хезмәт өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм барлык чирмешәнлеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Әлеге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш, гаилә бәхете, күтәренке кәеф телим.  Республика көне котлы булсын!

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев