Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасында “ат чабышлары” булды
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасында “ат чабышлары” булды

Милли бәйрәм – Сабан туен балалар бакчаларында да гөрләтеп үткәрәләр.

“Ромашка”да быел да сабыйлар аякка капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, зур туплар ярдәмендә “ат чабышлары”, чиләк-көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык тотып сугышу кебек уеннарда осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Соңыннан балаларны бүләкләр белән сөендерделәр.

Татьяна Валеева фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев