Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләрнең кышка үпкәсе юк

Чирмешәндә үткәрелгән Кыш озату, Май чабу бәйрәмнәренә кемнәр генә килмәде: үзбәкләр, әзербайҗаннар, белоруслар, чегәннәр, марилар дисеңме, бар да бар иде. Татарлар, чувашлар, руслар, мордвалар да биредә рәхәтләнеп күңел ачтылар.

-Без бәйрәмгә белорус халкы киемнәрен киеп килдек, аларны үзебез тектек, - ди Ульяновка мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лена Кузнецова. -Көндез монда, кичен үзебездә чыгыш ясыйбыз.

Гөлшат Иранова үзбәк киеменнән.

-Без Үзбәкстанда яшәдек, аннан 25 ел элек, миңа 16 яшь чакта, әнинең туган ягына – Бәркәтәгә күчеп кайттык, - ди ул. -Әтием үзбәк кешесе. Өч бала үстерәм, алар да бәйрәмдә үзбәк йолаларын күрсәтәчәк. Пылау, үзбәк ипие – нан да пешердек. Үзбәк телендә җырым да бар. Шуны да әйтим, үзбәк халкы тыныч, кунакчыл. Безнең татарлар да шундый, Бәркәтә халкы да.

Авыллар мәдәният йортлары, шулай итеп, бүгенге чарага кайсыдыр милләт киемнәрендә, шул халыкның җырларын әзерләп, гореф-гадәтләрен өйрәнеп килгәннәр, сәхнәдә алар бер-берсен алыштырып кына тордылар. Татарстанда 2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә, шуңа күрә төрле коллективларның бәйрәм программасы шуны истә тотып төзелгән, дуслык, тынычлык темасы калку итеп күрсәтелде.

-Мәдәният хезмәткәрләребез бәйрәмнәрдә күңелебезне күтәрә беләләр, аларга бик зур рәхмәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. -Хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап, бәхет, барысы да яхшы булуын, аңлашып яшәвебезне телим. Соңгы вакытта сәламәтлекнең бәһасен дә ныграк аңлый башладык, саулык кадерле.

Түбән Чегодайдан 72 яшьлек Габбас абый Вахитовны бүген биредә коймак белән сыйладылар, кайнар чәй дә тәкъдим иттеләр.

-Кызык, матур бәйрәм, - диде ул.

Гомумән, район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында коймакның урыны түрдә булды. Мәдәният хезмәткәрләре өстәлендә генә дә, санап карадым, ул унбиш төрле үк, кайсы зур, икенчеләре кечерәк яки эчлек белән. Барысы да тәмле, яңа пешкән, үзенә дәшеп тора, аппетит уята.

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндәге вәкиллеге шатерында башка ризыклар белән дә сыйладылар. Авыллардан килүчеләр дә – тансык, милли ашамлыклар белән. Рәхмәт үзләренә.

Төшкә кадәр барган чарада күңелле уеннар, җыр-биюләр, котлаулар күп булды.

Райондашлар Кышны менә шулай озаттылар. Кыш бабайга үпкәбез юк: быел кар да ишеп яуды, салкыннар да кирәкне бирде. Инде эстафета яз кулында.

фото: автор

Чирмешәндә - кыш озату бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев