Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр ноябрь ае бәйрәмнәре төрле милләтләрне берләштерә дип саныйлар

Ил күләмендә хәзер 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәр сездә нинди хисләр уята? Сүз – райондашларыбызга.

Гүзәл Могыйзова (Чирмешән): - Ноябрь башындагы бәйрәмнәрне көтеп алам. Халыклар бердәмлеге көне дә, республикабызның Конституция көне дә Ватаным өчен горурлык хисләре уята.

Вәсилә Салихова (Чирмешән): - Ноябрь аендагы бәйрәмнәр иң элек минем күңелдә Бөек Октябрь революциясе көне белән бәйле хатирәләрне яңарта. Балаларда шулар аша патриотизм хислә-
ре тәрбияләдек. Безнең өчен ул бик зур бәйрәм иде. Аңа багышлап концертлар оештырдык, демонстрациягә чыгу да горурлык булды. Яңа бәйрәмнәрне йөрәк кабул итеп бетермәсә дә, Халыклар бердәмлеге көне дә, Конституция көне дә зур мәгънәгә ия. Конституция - Төп Законыбыз, шуның нигезендә бик матур яшибез.

Лидия Мурзина (Чирмешән): - Яңа бәйрәмнәребез дә зур мәгънәгә ия, Халыклар бердәмлеге көне – төрле милләт кешеләрен берләштерүче бәйрәм, ә Конституция көне – республиканың төп законы туган көн. Шулай да ноябрь бәйрәмнәре дигәч, иң элек 7 ноябрь - Бөек Октябрь революциясе көне күңелгә килә. Ә бу бәйрәм демонстрация, транспарантлар, флаглар, шарлар, студент еллары белән бәйле. Алар якынлашканда котлау открыткалары язган да хәтердә. Башка күп кенә бәйрәмнәр кебек, 7 ноябрьне дә гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтә идек.

Надежда Трофимова (Әккәрәй): - Ноябрь бәйрәмнәре диюгә, ирексездән, балачак еллары искә төшә. Авылларда да Бөек Октябрь революциясе көнен зурлап билгеләп үтә иделәр. Клубтагы бәйрәм концерты, урамдагы җыр, бию, демонстрация килә күз алдына. Ә яңа бәйрәмнәр әле, ничектер, халык күңеленә берегеп җитмәгән кебек. Без класс сәгатьләрендә укучыларга бу бәйрәмнәрнең асылын аңлатабыз. Халыклар бердәмлеге көне зур мәгънәгә ия. Ватаныбызда төрле милләт халыкларының дус яшәүләре белән горурлана алабыз. Татарстаныбыз Конституциясе нигезендә бик яхшы гомер итәбез. Авылларда да заманча йортларда яшибез, шома юллардан җилдерәбез.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев