Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Алар ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәм һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көненә әйләнә, чөнки бурычлары шундый.

Районның социаль хезмәткәрләре барысы бергә җыелып һөнәри  бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр, күбесен район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырып бүләкләделәр, котлау сүзләре һәм музыкаль сәлам җиткерделәр.

-Сез иң авыр һәм мактаулы эшләрнең берсен башкарасыз, сез сабыр, түземле һәм зур йөрәкле кешеләр, - дип котлау сүзләре ирештерде район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов.

Социаль хезмәткәр эше һөнәр дә түгел, яшәү рәвеше, рухи халәт ул. Әйе, алар бөтенләй ят кешеләрнең кичерешләрен, кайгыларын, шатлыкларын үз йөрәге аша үткәрә белүче затлар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының Мактау грамотасына ия булган, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында инде биш ел сестра-хозяйка вазыйфасын башкаручы Фәния Кашапова хезмәтен шулай бәяләүләренә бик шат.

-Дөрес, эшебез җиңел түгел, йорт-интернатыбызда яшәүче барлык өлкәннәребезне дә игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз, - ди Бәркәтәдән килеп эшләүче якташыбыз. – Әби-бабайларга безнең йортка ияләшү вакыт сорый, һәрберсенең күңелен күрергә тиешбез, аннан соң алар бер гаилә әгъзалары кебек булалар. Эш арасында серләшәбез дә, олыларның моң-зарларын да тыңлыйбыз.

Шул ук оешманың пешекчесе Сусана Муслимова, өлкән шәфкать туташы Гөлчирә Хөснетдинова, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү оешмасы социаль хезмәткәре Гөлмәрьям Фәхрисламова да дәрәҗәле грамотага ия булды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында савыт-саба юучы Судабе Наджафова, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү оешмасы социаль хезмәткәре Ирина Ильина, материаль ярдәм үзәге ветераны Мөслимә Сәльмановаларны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Район социаль яклау бүлеге берничә оешманы үз эченә ала, аларда берничә йөз кеше хезмәт куя. Берләре өлкәннәр белән турыдан туры аралашып, өйләренә барып эшләсә, икенчеләре документлар белән мәшгуль, социаль ярдәм дә күрсәтәләр.

2003 елда оешкан “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү бүлекчәсе иң зурысы. Аларда 55 кеше эшли, шуларның 36сы социаль хезмәткәр, алар 11 авылда яшәүче 186 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә, әлеге әби-бабайларның 93се урын өстендә ятучылар.

Чирмешән районында социаль хезмәткәрләрне тәбрикләделәр ( ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев