Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре барын да булдыра

20 ел элек, 1998 елда миңа мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, районда беренче тапкыр мәдәният хезмәткәрләренең республика киңәшмәсен әзерләргә туры килде. 90нчы еллар барыбызның да исендәдер... Ул вакытта бер генә мәдәният йортын да килгән кунакларга күрсәтерлек түгел иде. Авыр елларга карамастан, Югары Кәминкә авылында мәдәният йортында төзелеш эшләре төгәлләнеп килә торган...

20 ел элек, 1998 елда миңа мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, районда беренче тапкыр мәдәният хезмәткәрләренең республика киңәшмәсен әзерләргә туры килде. 90нчы еллар барыбызның да исендәдер... Ул вакытта бер генә мәдәният йортын да килгән кунакларга күрсәтерлек түгел иде.

Авыр елларга карамастан, Югары Кәминкә авылында мәдәният йортында төзелеш эшләре төгәлләнеп килә торган вакыт. Ләкин анда бернинди дә җиһаз юк иде. Бер ай эчендә бөтен нәрсәне туплап, мәдәният йортын халык килерлек ясадык. Бу район мәдәният хезмәткәрләре өчен чын "урак өсте" иде. Бу киңәшмәдә без кунакларга районның мәдәни тормышын югары яктан күрсәтә алдык. Барысы да ахырдан рәхмәт әйтеп киттеләр. Шуннан соң да бик күп бәйгеләр, очрашулар булды.

Авыл халкының ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч уздыруда, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын барлауда, милли бәйрәмнәрне халыкка җиткерүдә мәдәният хезмәткәрләренең роле зур.

Хәзерге вакытта мәдәният өлкәсенә игътибар артканнан-арта бара. Авылларда мәдәният биналары матурланды, кечкенә генә авылларда да яңа мәдәният йортлары төзелде. Алар бар да өр-яңадан җиһазланган. Мәдәни тормышыбыз чын-чынлап җанланып китте. Кыскасы, мәдәният йортлары һәркемне үзенә тартып тора, алар чын мәгънәсендә тәрбия үзәгенә әверелде, китапханәләр, төрле мәдәни түгәрәкләр, фольклор һәм вокаль ансамбльләребез эшләп тора. Килгән кунакларны да теләсә кайсы мәдәният йортына бер дә тартынмыйча алып барып күрсәтергә, аларның эш тәҗрибәсе белән таныштырырга мөмкин. Районда инде күптәннән зур-зур, хәтта республикакүләм конкурслар, фестивальләр һәм бәйрәмнәр уздырылып килә. Моңа ияләшеп тә беттек.

Чирмешәннең 275 еллык юбилеен һәрбер райондашыбыз хәтерлидер. Безгә шундый "өлкә масштабындагы" бәйрәмне дә уздырырга туры килде. Аннан соң Казанда узган "Уңыш бәйрәме"ндә, Универсиадада, йөзү буенча дөнья чемпионаты вакытында зур композицияле концертлар белән чыгыш ясадык. Бу мәдәният хезмәткәрләренең уртак җимеше. Әле һаман да мәдәниятта тырышып эшләүләрен дәвам итүче Мингосман Мортазинны, Рушания Шакирова, Вера Захарова, Рәхилә Шакирова, Татьяна Давыдова, Илхам Мортазин, Агриппина Рыбакова һәм башкаларны әйтеп узасы килә.

Мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәрвакыт күз алдында. Шуңа күрә аларның хезмәтенә халык үзе бәя бирә.

25- март Мәдәният хезмәткәрләре көне. Барлык хезмәттәшләремне Һәм кадерле ветераннарыбызны бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, күтәренке күңел, яңа иҗади ачышлар телим. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Тамашачыларның күңеленә ышаныч һәм бәхетле мизгелләрне таратуда көчегезне кызганмагыз.

Илһам Галимов,

район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы да булдыра барын хезмәткәрләре Мәдәният

2
X