Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән никрутларын уза алмадылар

Тирә-күрше һәм безнең районнан быел хәрби хезмәткә алынырга тиешле егетләр Чирмешәндә җитезлектә, осталыкта көч сынашты. Автомат сүтеп җыю, мылтыктан ату, турникта тартылу кебек күнекмәләрне искә төшерү тиздән солдат киеме киючеләргә бик ярап куйдылар. Сосновка авылыннан Александр Статинның бертуган абыйсы Дмитрий бер еллык армияне үтеп, контракт буенча һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә...

Тирә-күрше һәм безнең районнан быел хәрби хезмәткә алынырга тиешле егетләр Чирмешәндә җитезлектә, осталыкта көч сынашты. Автомат сүтеп җыю, мылтыктан ату, турникта тартылу кебек күнекмәләрне искә төшерү тиздән солдат киеме киючеләргә бик ярап куйдылар.


Сосновка авылыннан Александр Статинның бертуган абыйсы Дмитрий бер еллык армияне үтеп, контракт буенча һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә алынган. Саша да абыйсы һәм әтисе Петр Дмитриевич кебек (инженер гаскәрләрендә хезмәт иткән) солдат шулпасын татырга әзер.
-Минем хәрби - десант яки спецназ гаскәрләрендә хезмәт итәсем килә. Үземне физик яктан моңа әзер дип саныйм. Матур сүзләр итеп кабул итмәгез, армиядә хезмәт итү - ир-егетнең изге бурычы, - ди Сосновка егете.
Сашаның спорт белән дус булуы хәрби хыялын тормышка ашыру өчен бер зур адым. Аның җиңел атлетика буенча 3 нче, чаңгы спорты буенча 1 нче разряды бар. Декабрьнең уннарында армиягә китәргә тиешле егет бүгенге ярышларда да озынлыкка сикерү буенча икенче урынны яулады.
5 нче декабрь көнне "Чирмешән" физкультура - савыктыру комплексы спорт залында узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы бәйгесендә Чирмешән, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Спас районнары "никрутлары" катнашты. Булачак солдатларны ничек кенә сынамадылар. Нәтиҗәдә, безнең Чирмешән егетләре һәр спорт төрендә призлы урыннар алдылар. Владислав Сазонов идәннән иң күп этелүче, Илназ Гыйматдинов АК-47 автоматын иң тиз сүтеп җыючы, Илназ Сәмигуллов иң тиз йөзүче, Рафаэль Вафин кыска дистанциядә иң җитез йөгерүче булдылар. Антон Рыжков, Рәмис Кәлимуллиннар да сынатмады. Аркан тартуда да беренчелекне яулаган безнең егетләр Кубокка һәм грамоталарга лаек булдылар. Алексеевскилылар - икенче, Аксубай күршеләребез - өченче урын ияләре.
Чараны сурәтләүче фоторәсемнәр белән сайтның "Фотогалерея" бүлегендә танышырга мөмкин.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined никрутлар

2
X