Татар эстрадасы артисты Алинә Шәрипҗанова зур сәхнәдә яңа гына пәйда булган Нурислам белән дуэт башкаргач, "болар арасында ни бар икән?" дип кызыксына башладылар. Бу сорауны җырчыларның үзләренә юлладык.
- Нурислам белән Фирзәр Мортазин көенә, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән "Үтте инде" исемле бик матур җыр башкардык. Безнең дуэт үзенә күрә бер эксперимент булды дияр идем. Һәм ул уңышлы килеп чыкты дип саныйм. Нурислам үзенчәлекле, яңа җырлар башкарырга тырыша. Дөресен генә әйткәндә, яңалыкка омтылган, үзгәрештән курыкмаган, иҗатка тартылган кешеләргә хөрмәт белән карыйм. Безнең турында сөйләгән сүзләргә килгәндә, минем гаиләм, балаларым бар, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алинә Шәрипҗанова.
- Мин үзем 3 яшьтән бирле җырласам да, сәхнәгә чыгу турында уйламадым. Зур сәхнәгә аяк басуыма ел ярым гына әле. Быел төрле районнарда концертлар куйдым. Халык ошатты, җылы кабул итте. Әлбәттә, сәхнә - төп эшем түгел, сәүдә өлкәсендә хезмәт куям. Ә аңа кадәр укытучы булып эшләдем. "Үтте инде" җыры бик озак язылды. Аны үзенчәлекле тавышлы һәм оста артист, ягъни Алинә Шәрипҗанова белән башкарырга теләдем. Тәкъдим иткәч, ризалашты. Алинә миңа җырчы буларак ошый, үзен дә, иҗатын да хөрмәт итәм. Дуэтыбыз уңышлы булды. Безнең арада берни дә була алмый, без - коллегалар. Алинәнең бик матур гаиләсе бар, - диде Нурислам. Ул гаиләсе белән Казанда яшәвен белдерде.
Нет комментариев