Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Программада катнашсаң, грант аласың

Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эшлеклелек активлыгын күтәрү максатында авыл җирлегендә программалар эшли. Алар хакында тулырак мәгълүмат алу йөзеннән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең мәгълүмат һәм консультация бүлеге белгече Розалия Гайсинага мөрәҗәгать иттек. - Фермерлык хәрәкәте уңаеннан 2012-2014 елларга исәпләнгән ике программага тукталып үтим: бу "Башлаучы фермерларга ярдәм"...

Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эшлеклелек активлыгын күтәрү максатында авыл җирлегендә программалар эшли. Алар хакында тулырак мәгълүмат алу йөзеннән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең мәгълүмат һәм консультация бүлеге белгече Розалия Гайсинага мөрәҗәгать иттек.


- Фермерлык хәрәкәте уңаеннан 2012-2014 елларга исәпләнгән ике программага тукталып үтим: бу "Башлаучы фермерларга ярдәм" һәм "Крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү". Беренче программа буенча безнең районда грантларны биш КФХ алды: Девичья Полянадан Юлия Якимова, Утыз Имәннән Кирам Мусин, Кармыштан Дамир Гатин, Яшәүчедән Альфред Хәйрисламов, Ивашкинодан Геннадий Макаров. Башлаучы фермер программасы буенча федераль катнашлык белән грант Бәркәтәдән Равил Айбатовка бирелде.

- Программада ничек катнашырга?

- Гаилә фермаларын үстерүгә грантлар булачак хуҗалыкның куәтен исәпләп бирелә: кимендә 24 сыер, 50 сарык, 4000 бройлер яки 1000 баш каз булган фермаларга һ.б.

Башлаучы фермерга ярдәм программасында катнашучыларга таләпләр бераз үзгәрде: гариза бирүче КФХ башлыгы булып тора һәм заявка биргән көнгә кадәр булган аның эшчәнлеге теркәлгән көннән 24 айдан артмаска тиеш (элек 12 ай иде).

- Башлаучы фермер грантны ничек файдалана ала?

- Ул акчаны җир участогы, техника, җиһазлар, терлекләр, орлыклар, ашламалар, агулы химикатлар сатып алу, төзелеш өчен проект документларын эшләттерү, ферма, җитештерү һәм склад биналары, янкормалар төзү, юл салу, инженерлык челтәренә сузу өчен тотарга мөмкин. Монда сүз 1,5 миллион сумлык грант турында бара.

"КФХ нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча федераль катнашлык белән грант суммасы 5 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

- Әлеге программаларга керергә теләүчеләр тагын бармы?

- Әйе, бар. Кармыш, Чирмешән, Күтәмә, Лашман авыл җирлекләрендә берничәшәр кеше әлеге программаларда катнашырга теләк белдерде. Район аларга төрлечә ярдәм күрсәтәчәк.

"Лизинг-Грант" программасы буенча субсидияләр бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен җиһазларны арендалау килешүе буенча түләүләргә киткән чыгымнарны өлешчә финанслауга бирелә. Башлаучы эшмәкәрләргә (1 елга кадәр) лизинг суммасының 40 проценты кадәр, ләкин 1 миллион сумнан күбрәк түгел; бер елдан артык эшләүчеләргә лизинг суммасының 30 проценты кадәр, ләкин 3 миллион сумнан күбрәк түгел

Бу программадан тыш кече формада хуҗалык алып баручыларга РФ Үзәк банкы ставкасы буенча кредит алган өчен процент түләүчеләргә субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтелә. Ул ставка бүгенге көнгә 8,25 процент тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитлар 700 мең сумга кадәр суммада 5 елга, 300 мең сумга кадәр суммада 2 елга бирелә. Мондый кредитлар 2006 елдан бирле гамәлдә һәм районда алардан 2003 шәхси ярдәмче хуҗалык файдаланып өлгерде. 2012 елда федераль бюджеттан 5 миллион 568 мең сум, республикадан 600 мең сум субсидия бүлеп бирелгән.

Крестьян-фермер хуҗалыклары 10 миллион сумга кадәр кредитны 8 елга кадәр, 5 миллионга кадәр кредитны 2 елга кадәр срокка алырга мөмкин.

Мондый программалар 2013 елда да эшләячәк. Сораулар белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-27-91 телефоны буенча шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең әңгәмә