Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов Чирмешәндә иген басуларына яхшы бәя бирде

"Чирмешәннән мул уңыш көтәбез" .Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районга эш сәфәренә килгәч шулай диде.

Марат Готуф улы безгә Алексеевскидан соң, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә кырларны карап килгән. Министр фикеренчә, районда үсемчелектә соңгы елларда уңай үзгәрешләр бар. Культуралар буенча караганда, көнбагыш безнең районда иң яхшысы.

-Кайсы хуҗалыклар уракта алдарак, уңыш кемдә яхшырак? – дип кызыксынды Әхмәтов.

Фердинат Дәүләтшин иң әүвәл “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятен атады, әлегә ул беренче, “БИОАГРО”, “Әккәрәй”, “Сөлчә”, “Тепсуркаев В.А.” хуҗалыклары да - лидерлар.

-Әлегә һәр гектардан уртача 43 центнер уңыш җыябыз, - диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Көнбагышның өлгереше турында кызыксынгач, Гозәеров аны быел республикада беренчеләрдән булып чәчүләрен, 5 сентябрьләрдә көнбагышны суктыра да башларга җыенуларын әйтте.

-Чирмешәннән мул уңыш көтәбез, - диде Әхмәтов. –Бөртеклеләрне тәүлек саен кимендә 3 мең гектардан җыярга кирәк. Республикада бу күрсәткечне 190-200 меңгә җиткерәсе иде, сыйфатлы итеп җыярга тырышыгыз.

Авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре, фермерлар, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында министрга сораулар да булды. Ул алар буенча, өйрәнеп, ярдәм итәргә ышандырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев