Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көздән сөргән җир уңдырышлы

Җаваплылыгы чикләнгән "Кади" җәмгыятендә җирләрне туңга сөрүдә көн саен диярлек алты трактор эшли, 30 - 40 гектар мәйдан эшкәртелә. Хуҗалыкта 1000 гектарда сабан узган да инде, тагын 4000 гектар сөрәсе бар. Без барганда тракторчылар бригадасы Тукай поселогы янындагы 100 гектарлы арыш кырын киләсе елда шикәр чөгендере чәчү өчен әзерли иде....

Җаваплылыгы чикләнгән "Кади" җәмгыятендә җирләрне туңга сөрүдә көн саен диярлек алты трактор эшли, 30 - 40 гектар мәйдан эшкәртелә.

Хуҗалыкта 1000 гектарда сабан узган да инде, тагын 4000 гектар сөрәсе бар.

Без барганда тракторчылар бригадасы Тукай поселогы янындагы 100 гектарлы арыш кырын киләсе елда шикәр чөгендере чәчү өчен әзерли иде. Механизаторлар төшке ашка тукталган вакытка туры килдек. Монда озак сөйләшеп торырга яратмыйлар. Һәр минут кадерле.

Механизаторлар Әнәс Ябинов, Николай Борисов, Ренат Мортазин, Илсур Насыйров, Иван Алексеев, Евгений Чиркунов бик тырышып, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов та аларны мактап кына телгә алды.

"Иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшлибез, - ди озак еллар җәмгыятьтә хезмәт куйган тәҗрибәле механизатор Әнәс Ябинов. - Запас частьләр, ягулык белән дә проблема юк. Көн саен бер тракторга 120-130 литр ягулык салып чыгабыз. Ике тапкыр кайнар аш китерәләр. Эш хакын бирәләр".

Ә.Ябинов язгы чәчүдән соң - 47 мең, ә август ае өчен 20 мең сум хак алган. Башка механизаторлар да түләүдән канәгать. "Акчасын да, фуражын да, бодаен, печәнен дә бирәләр", - диләр алар.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Сельское хозяйство