Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кара Чишмәдән Ситдыйковларга саву аппараты бүләк иттеләр

    Кара Чишмә авылында яшәүче Ситдыйковлар гаиләсенә район җитәкчелеге сыер саву аппараты бүләк итте. Әхәт һәм Рәкыйбә Ситдыйковларның абзарларында 13 баш мөгезле эре терлек һәм ике ат бар. Рәкыйбә апа көн саен алты сыер сава. -Безнең сыер саву аппаратына ун ел булды,- ди хуҗабикә. - Искерде инде. Яңа бүләк бик вакытлы...

    Кара Чишмә авылында яшәүче Ситдыйковлар гаиләсенә район җитәкчелеге сыер саву аппараты бүләк итте.

    Әхәт һәм Рәкыйбә Ситдыйковларның абзарларында 13 баш мөгезле эре терлек һәм ике ат бар. Рәкыйбә апа көн саен алты сыер сава.
    -Безнең сыер саву аппаратына ун ел булды,- ди хуҗабикә. - Искерде инде. Яңа бүләк бик вакытлы бирелде. Зур рәхмәт.
    Нәкъ ун ел элек Ситдыйковлар хуҗалыкта сыерлар санын арттырырга ниятлиләр. Дөрес, аңа кадәр дә өчәр сыер асраганнар.
    -Мин бит 30 ел колхозда сыер саудым,- ди Рәкыйбә апа.- Әле элек кул белән дә сава идек. Ә хәзер чыгам да, аппаратымны тоташтырам, янәшәсендә утырып кына торам.
    Ситдыйковларның 14 гектарга якын җирләре дә бар, үзләренеке, пай җирләре. Аны эшкәртү өчен техника да алганнар. Печән, бөртек үстерәләр. Башка кирәкле авыл хуҗалыгы агрегатларын да үзләрендә булдырганнар. Азык әзерләү вакытында читтән ярдәмгә кеше дә яллыйлар икән.
    Ситдыйковларның уллары Альберт инде озак еллар шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Сөтне Алексеевскидан кадәр килеп алалар.
    -Авылда мал асраучы күп бездә,- ди Рәкыйбә апа.- Кайберәүләр шул сөт саткан акчага көн күрәләр. Сыер асрау отышлы булмаса, асрамас идек. Әйтик, без печәнне сатып алмыйбыз, үзебезнеке. Әле сатарга да кала. Җәй көне маллар көтүдә йөри. Авылныкына кумыйбыз, аерым көтүче яллыйбыз. Терлек көтүдән ашап кайта. Мондый вакытта сөт бушлай керә дисәң дә була. Сөткә җәй көне бәяләр төшмәсен иде дә бит. Сыерлар санын арттырырга да ниятлибез. Мин яхшы сыерларымның бозауларын билгеләп куям. Әле ике тана бозауларга тора. Аларны да сыерга калдырырбыз дибез. Сыерларны каплатырга үз үгезебез бар. Иткә малны сирәк суябыз. Алучы булганда гына.
    Маллар астыннан чыккан тиресне бакчага, кырга таратабыз. Ашлама сатып алырга түгел. Ситдыйковлар маллар өчен йорттан читтәрәк аерым урын ясап куйганнар. Күршеләргә дә комачауламыйлар, иркендә йөриләр.
    -Мәшәкате күп. Эше бөтенебезгә җитә. Ходай исәнлек бирсен, эшләп ашарга язсын,- ди әңгәмәдәшем.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: