Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ивашкино кәбестәсен Ижевскига алып киткәннәр

Кайда гына юк быел фермер Кудряшов кырларында уңып үскән кәбестәләр.

-Ижевскидан, Башкортостаннан зур-зур машиналар – “фура”лар белән килеп алдылар, безнең кәбестәгә Әлмәттә, Яр Чаллыда, Чистайда да сорау бар, - ди Сергей Ильич Кудряшов. –Быел бит елы да килде, көзге уңышны корыда алдык, корыда озаттык.

Бераз аш чөгендере генә урнашмаган, кишер, орлык суганын шулай ук килеп алганнар.

Бүген фермер 20 гектарлы яшелчә участогында кәбестә сабакларын тапатып йөри иде. Аяз чакта өлгерергә кирәк. Монда әле язын да трактор керәчәк, ә болай ял итәчәк бу кишәрлек, парга калачак. 10 гектарда нәрсәдер чәчәләр, 10 гектары ял итә яшелчә җирләренең.

Бәрәңге дә үстерә Сергей Ильич. Елына күрә ул да эре булып өлгергән.

Янә кәбестә турында. Бу культура аеруча зур игътибар сорый. Быел корткыч бөҗәкләр, аеруча кыр күбәләге азынган икән, шуңа күрә аларга каршы дүрт тапкыр агу бөркегәннәр. Кәбестә су ярата, елгадан сезон дәвамында ун тапкыр су сиптерү уңышка уңай йогынты ясаган.

Кудряшовта дүрт кеше даими эшче. Сезон вакытында, уңыш җыю өчен кул көче күп сорала бит, тагын дистәләп авылдашларын чакыралар. Билгеле, хезмәтләре түләүле.

-Бу хезмәттә инде егерме ике ел. Тракторчы, агроном да үзем, - дип елмая Сергей Кудряшов. –Яшелчәләрем янына бер генә көн килмәсәм дә, тынычлыгым югала. Шөкер, тиеш җирләрне эшкәртеп куйдым. Бераз ял иткәч, киләсе елга орлык кайгырта башлыйбыз. Аннан тагын көннәребез тынгысыз сезон белән үтәр. Моңа күнеккән, зарланмыйбыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X