Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә арыш чәчәләр

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә арыш чәчә башладылар. Казанка юнәлешендәге урында, малларның җәйге ял лагеры янындагы кечерәк учатокларда бу эш төгәлләнде дә. Тәҗрибәле тракторчы Иван Бокин К-744 тракторы белән шактый тиз йөри. Универсаль "Кузбасс" чәчкеченә чиста, агуланган орлык салалар. Орлыкны уңган шофер Инсаф Таҗиев китерә. - Чәчүне иртәрәк башладык, бу участокларны малларга...

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә арыш чәчә башладылар. Казанка юнәлешендәге урында, малларның җәйге ял лагеры янындагы кечерәк учатокларда бу эш төгәлләнде дә.


Тәҗрибәле тракторчы Иван Бокин К-744 тракторы белән шактый тиз йөри. Универсаль "Кузбасс" чәчкеченә чиста, агуланган орлык салалар. Орлыкны уңган шофер Инсаф Таҗиев китерә.

- Чәчүне иртәрәк башладык, бу участокларны малларга яшел азык өчен тотабыз. Аннары чәчү техникасын да тикшерүебез була. Әле бит шактый чәчәргә планлаштырабыз,- ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров.


undefined “Чирмешән АГРО” җәмгыятендә арыш чәчә башладылар.

Нет комментариев