Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"ЧИРМЕШӘНАГРО"да иген уңышын саклап калу өчен барын да эшлиләр

Быелгы җәй район игенчеләрен бер дә сөендерми – корылык булачак уңышка нык зыян салды. Май башыннан бирле җирнең дымга туенганы юк. Соңгы 40 елда мондый хәл - тоташ эсселек бер дә күзәтелмәгән, диләр. Хәтта без нык хәтерләүче 2010 нчы елда да.

-Хәл бер дә шәп түгел, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте  директоры Илшат Гозәеров. –Без бит югары уңышка йөз тотып эшлибез, моның өчен зур көч салабыз. Быел да суперэлита гына орлыклар чәчтек, кайсын үзебез үстердек, кайсын сатып алдык. Бөртеклеләр игелүче барлык 2666 гектарда әллә ничә кат ашлама керттек, чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы химикатлар белән эшкәрттек. Әле санап карадык, минераль ашламалар алуга гына да 12 миллион сум акча тотылган, химик ашлау чараларына тагын 6 миллион сум. Техника чыгымнары никадәр!

Һава торышы без көйли торган түгел шул, шуңа күрә, ул – бу очрагына, көзге һәм язгы культураларны иминиятләштереп куйдык. Димәк, югалтуларны өлешчә каплап булачак.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” кырлары бүген бик чиста. Билгеле, Илшат Сәйфулла улы әйтүенчә, көтелгән югары уңышка өмет юк инде. Алай да кайбер участоклардан гектарыннан 30 центнер чамасы бөртек җыярбыз, дип торалар. Әнә көнбагыш участоклары да күзне иркәли торган. Әмма иртәгә яңгыр явар,  җир тиешле дымны алыр дияргә нигез юк, әле һаман көйдерә.

-Нишләп тә булмый, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗасы. –Бүген көзге чәчүгә әзерләнәбез. Күчмә фондта орлык запасы бар. 287 гектар пар җирендә чүп үстермибез. Минераль ашламалар гына нык кыйммәтләнде, тоннасы 32 мең 500 сумга менде. Ә безгә кимендә 100 тонна ашлама кирәк, шактый зур сумма җыела.

Бөртек комбайннарыбыз төзек, ток хуҗалыгы да яңа уңыш кабул итүгә әзер диярлек.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X