Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән янында кырда ук зур капчыкларга бодай тутыралар

“БИО АГРО” җәмгыятенең Чирмешәндәге базасы территориясе бөртек белән тулган. Яңа уңышны эчке якка, тышта да бушатканнар.

Бүген монда кайткан, әлегә җирдәге сабан бодаен кырга ташыйлар. Әйе, янәшәдәге кырга илтеп, полиэтилен капчыкларга тутыралар. Андый бер капчыкка шәт 100 тонна ук бөртек сыядыр. Бер капчык тулган да. Дымлылыгы 13-14 процентлы бодайны моннан башка урынга бераз соңрак ташыячаклар.

-Аптыраганнан шулай эшлибез инде, бөртек салырга башка урыныбыз юк, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. –Ә уңыш яхшы, уртача бер гектардан 30 центнерга якын, урыны-урыны белән 40 центнер да чыга. Кичә 600 гектарны җиңдердек. Уҗым бодаен суктырып бетердек тә. Көне-көне белән кырда 15 комбайн эшли. Ватылулар да булгалый инде.

“БИО АГРО”да уҗым бодае чәчүне дә тизләтмәкчеләр. Моңа өч агрегат җәлеп иткәннәр. 400 гектарда орлыклар җир куенына салыначак, тиеше – 8 мең гектар. Димәк, эш күп әле.

Район буенча алганда 8917 гектарда, ягъни барлык мәйданның 26 процентында бөртек суктырып алынган, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 40, “Әккәрәй”дә – 32, “БИО АГРО”да – 25 процент.

Кызганыч, берничә хуҗалык кына уҗым культуралары чәчә башлады, соңга калабыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев