Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районындагы шәхси хуҗалыклар 96 миллион сумлык сөт саткан

2019 елда райондагы шәхси хуҗалыклар 4106 тонна сөт сатып, 96 миллион 502 мең сум керем алганнар. 2018 ел белән чагыштырганда, сатылган сөт күләме 292 тоннага күбрәк.

Сөт сату күләме артуда  кече фермаларның роле зур. Биш елда районда шундый 119 гаилә фермасы барлыкка килгән. Шуларның 10 сы үткән елда гына төзелгән.  Аларда 740 баш сыер асрала. 900 ләп шәхси ярдәмче хуҗалыкта 1-2 шәр баш сыер савыла.

Шәхси хуҗалыклардан сөт сату буенча иң яхшы эшләүче авыл җирлеге – Түбән Кәминкә. Аларда ике авылга 227 баш савым сыеры бар.  Ел дәвамында 620 тоннага якын сөт сатып, 14 миллион сумнан күбрәк акча эшләгән Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә халкы. Уртача исәпләгәндә, бер сыер елына 65 мең сумнан артык керем биргән. 2018 елда алар 490 тоннага якын сөт өчен 10 миллион сум чамасы акча алган. Керем күләме артуның тагын бер сәбәбе – сөткә бәя күтәрелү. Бүген сөтнең бер килограммын 21-22 сумнан кабул итәләр.

-Бездә 13 кече ферма бар,  120 баш сыер аларда асрала, быел тагын  берничә кеше документлар әзерли, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Халыктан сөт җыю яхшы оештырылган, җәен һәр көнне җыелса, кышын сөт җыючы урамнан ике көнгә бер уза. Сөтне Кара Чишмә егете  Алмаз Хәйдәров җыя, Әлкидән килеп алалар. Сатылган продукция өчен ай саен исәп-хисап ясала, Алмаз акчаны йорт саен йөреп үзе тарата. Ай саен тере акча кереп торгач, халыкта кызыксыну бар. Киләсе елларда савым сыерлары көтүе тагын да артыр дигән өмет бар.

 Район башкарма комитетының икътисад бүлегенннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, савым сыерларының баш саны кимү дә күзәтелә. Агымдагы елның 1 гыйнварына районда, шәхси хуҗалыкларда, 1777 баш сөтлебикә исәпләнә,  ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 101 гә кимрәк.

-Сыерлар саны кимүнең төп сәбәбе – лейкоз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Үткән ел, лейкоз белән зарарланган 380 баш сыер  Лашмандагы сугым цехы аша узды. Дөрес, таналар сатып алу һәм хуҗаларның мөгезле яшь эре терлекләре хисабына бу сан әкренләп үз урынына кайта.

Ә менә Туймәттә, 2018 ел белән чагыштырганда, сыерлар саны 33 кә кимегән. Алар үткән елда 290  тоннага якын сөт сатып, 7 миллион сум чамасы керем алган.  Дөрес, бу 2018 елдагыдан 40 тоннага кимрәк.

-Кызганыч, сентябрьдә 35 баш сыерыбызда лейкоз чыкты, аларны Лашманга сугым цехына озаттык, - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Малны бетерүе генә тиз, нәселле таналар кыйммәт, ә үз малыңны сыер иткәнче ике еллап вакыт кирәк. Тапшырылган сөт өчен  ай чыгуга  түлиләр, декабрь өчен бер литр сөткә 21 сумнан исәп-хисап ясалды.

Туймәттәге 104 сыерның 38 се 7 кече фермада асрала.

Иске Кади, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә сыерлар санын берничә башка арттырганнар, билгеле, үз чиратында, алар саткан продукция күләме дә күбәйгән. Лашман авыл җирлегендә дә мал санын саклап кала алганнар. Ә менә Югары Кәминкә, Ивашкино, Түбән Кармалка, Чирмешән авыл җирлекләрендә баш саны шактый кимегән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев