Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында тагын 700 гектардан көнбагыш уңышын җыясы калды

“БИО АГРО” җәмгыятендә көнбагышның гектарыннан уртача 18 центнер уңыш җыйдылар, аны 10 мең 321 гектардан, тулысынча җыеп та алдылар.

-Көнбагышны озатып та бетердек, - ди җәмгыять агрономы Шамил Гасыров. -22 мең 581 гектарда игелгән бөртеклеләр дә кырда калмады, уңыш вакытында җыелды. Көзен, ашлама кертеп, 5220 гектарда уҗым культуралары чәчтек. Һава торышы җайсыз килгәч, орлыклар гына авыр тишелде, әмма чыгып калдылар, хәл бөтенләй өметсез түгел.

Районда уңышы җыелмаган көнбагыш участоклары күп түгел – 700 гектар гына. “Тепсуркаев В.А.” җәмгыятендә дә бу культураны тизрәк җыеп алсыннар иде.

Быел районда көнбагыш тулаем 13 мең 400 гектарда чәчелгән иде. Аны ”ЧИРМЕШӘНАГРО”да да уңдырып үстерделәр, аяз көннәрдә җыеп урнаштырдылар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев